Үзәк мәдәният сарае мәйданында Туган илебездә яшәүче халыкларның җырлары яңгырады.
Бәләбәйлеләргә Русиянең халык артисткасы һәм “Русская песня” Мәскәү академия театры коллективлары бию- җыр программасы бүләк итте. Алар шәһәрдә “Русия җырлары” XII Бөтенрусия фестиваль-марафоны кысаларында чыгыш ясады. Сәхнә осталары белән бергә концертта Бәләбәйнең иҗади коллективлары катнашты.
Ачык һава астында концерт Русиянең бәйсезлеге көненә арналды.
Елена Торгашова фотолары.