Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2019, 11:39

Уңышлы тәмамладылар

Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре язгы басу эшләрен тәмамлады

Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре язгы басу эшләрен тәмамлады. Чәчү мәйданы барлык төр хуҗалыкларда 47 мең гектар тәшкил итте. Әлеге вакытта чәчүлекләрне химик эшкәртү дәвам итә, шулай ук басуларны уҗым культуралары чәчүгә әзерлиләр.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте белдерүенчә, язгы культуралар 29 мең гектар били. Быел 4300 гектар басуларга югары уңдырышлы культуралар чәчелгән (былтыргы ел кимәленнән 102 процент).
“Чулпан”, “Линда” агрофирмасы җәмгыятьләре яхшы эшләгән. Исмәгыйль Хөснетдиновның, Валерий Соловьев, Александр Шипицын, Алексей Гришанин, Борис Савринның крестьян-фермер хуҗалыклары, “Яз” комплексы җәимгыяте һәм башкалар язгы басу эшләрен оешканлык белән уздырган.
Язгы эшләрне уңышлы башкаруга авыл эшчәннәренә күрсәтелгән дәүләт ярдәме булышлык иткән.
Римма Солтанова.
Читайте нас: