Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2019, 12:12

Бурычларны билгеләделәр

Муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев рәислегендә БР Бәләбәй муниципаль районы территориясендә 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча комиссия утырышы үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев рәислегендә БР Бәләбәй муниципаль районы территориясендә 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча комиссия утырышы үтте.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелде: халык исәбен алу-2020нең максаты һәм бурычлары турында хакимият башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов сөйләде, муниципалитет территориясендә халык исәбен алуны әзерләү һәм уздыру комиссиясе әгъзалары арасында бурычларны бүлгәләү – МР хакимияте башлыгы урынбасары Наил Гомәров, халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча беренче чираттагы бурычлар турында – Бәләбәйдә дәүләт статистикасы бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Гучкова.
Утырышка йомгак ясап, Азат Сәхәбиев әлеге мөһим кампанияне әзерләп узыдыруга җәлеп ителгән барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара килешеп һәм төгәл эшләвен тәэмин итәргә, халык исәбен алу нәтиҗәләре мөмкин булганча дөрес булсын өчен шәһәрләр һәм авыллар биләмәләре башлыкларын адреслы хуҗалыкны, хуҗалык китапларын тәртипкә китерергә чакырды.
Римма Солтанова.
Читайте нас: