Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы “Башкортстан лидерлары” кадрлар конкурсының башлануын игълан итте. Бу хакта Радий Хәбиров үзенең “Фейсбук”тагы сәхифәсендә язды.
“Бүген мөһим проект башлыйбыз. Ул безгә һава кебек кирәк, чөнки һәр җитәкченең ике проблемасы бар – квалификациясе булмаганнардан ничек котылырга. Икесен дә хәл итү өчен без “Башкортстан лидерлары” конкурсын оештырабыз да инде. Проектның максаты – кандидатларны гадел, таныш-тонышсыз һәм коррупциясез сайлап алу”.
Республика җитәкчесе конкурсның финалы Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфирда узачагын хәбәр итте. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы 100 катнашучы сайлап алына.
Тулырак мәгълүмат – проектның сайтында.