Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2019, 12:51

Радий Хәбиров “Башкортстан лидерлары” кадрлар проекты турында указга кул куйды

Республикада рәсми рәвештә “Башкортстан лидерлары” кадрлар проекты старт алды. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шушы хактагы указга кул куйды.

Документта әйтелгәнчә, проект гражданнарның идарә итү куәтен ачыклау һәм үстерү, шулай ук дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарын, оешмаларны, предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү сыйфатын арттыру максатында булдырыла.
Проект ике бүлектән тора. “Идарә итү командасы -2020-2025” конкурсы идарә итү тәҗрибәсенә ия булган 24-25 яшьлекләргә юнәлтелгән. Бу конкурс 17 июньнән 5 сентябрьгә кадәр бара, проектның сайтында 11 июльгәчә теркәлергә мөмкин.
Икенчесе – “Башкортстан Республикасының яшь лидерлары” конкурсы 18-25 яшьлек кадрларны табуны максат итеп куя, ул 17 декабрьгә кадәр бара. Теркәлү вакыты – 12 июльдән 1 августка кадәр.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: