Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2019, 12:57

Республикадан 196 мөселман хаҗга бара

Башкортстаннан 196 мөселман хаҗга бара. Башкортстан Башлыгы карамагындагы Дәүләт-конфессия мәнфәгатьләре буенча совет җитәкчесе Вячеслав Пятков хаҗны оештыру мәсьәләләренә арналган киңәшмәдә шушы хакта белдерде.

Уфадан гарәп, рус, татар һәм башкорт телләрен белгән җитәкче белән һәрберсе 49 кешедән торган дүрт төркем юллана. “Төркия һава юллары” самолеты Истанбулда күчеп утырганнан соң дин тотучыларны Шарджага, ә аннан автобус белән гыйбадәт кылу урынына алып бара. Очышлар 26, 28, 29, 31 июльдә күзаллана.
“Болгар-тур” рәсми хаҗ операторы юлламасының уртача хакы – 180 мең сум.
Фирманың генераль директоры Ислам Давыдов сүзләренчә, Согыд Гәрабстанында өстәлгән хакка салым кертелүе, кунак җыемының 7,5 процентка артуы сәбәпле 2019 елда хаҗ уртача 250 долларга кыйммәтләнгән, ә ягулыкка хакның күтәрелүе аркасында трансфер кыйбатланган.
Хаҗга китүчеләр 20 ,22, 23 һәм 25 августта әйләнеп кайтырга тиеш.
Согыд Гәрабстанының Русиягә быелгы хаҗ өчен бүлгән гомум квотасы 20 мең 500 кеше тәшкил итә. Шулай ук Русиянең хаҗ миссиясе гыйбадәт кылырга теләүчеләрнең артуына бәйле биш мең кешегә өстәмә квота сораган.
Хаҗны оештыру тарихында беренче тапкыр Мәккәгә һәм Мәдинәгә юлланган мөселманнарга шәхси сертификатлар бирелә.
Башинформ.
Читайте нас: