Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2019, 13:01

Туры линиядә яңгыраган проблемаларны хәл итә башлаганнар

“Бердәм Русия” Русия Президенты Владимир Путин белән туры бәйләнештә яңгыраган проблемаларны хәл итүгә ирешәчәк, бу эш башланды инде, дип белдерде бердәмрусиялеләрнең генсовет секретаре Андрей Турчак.

“Гадәттә туры бәйләнеш йомгаклары буенча күпмедер вакыттан соң поручение-эшләр исемлеге әзерләнә, җаваплылар билгеләнә, үтәү сроклары языла. Әмма без көтеп тормаячакбыз. Без эшне башладык инде”, – Турчакның шул сүзләрен китерә партиянең матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” генсоветы секретаре билгеләвенчә, туры бәйләнешнең төп темасы милли проектлар һәм гражданнарның кыенлыклары, һәм аларны “үсешнең милли максатларына ирешү” белән хәл итәргә кирәк.
Аның фикеренчә, партиянең бурычы Дәүләт Думасында да законлаштыру кимәлендә, шулай ук төбәкләр җыелышларында да милли проектларны тормышка ашыруның “операцион контурын” тәэмин итүдән гыйбарәт.
Путин пәнҗешәмбе ел саен оештырылучы туры бәйләнеш барышында русиялеләрнең 81 соравына җавап бирде. Президентка мөрәҗәгать итүләр, атап әйткәндә, чүп-чарны эшкәртүгә, тарифлар, социаль-икътисади өлкә, сәламәтлек сагы, хезмәт хаклары, наркотикларга каршы кануниятне либеральләштерү мөмкинлеге, өч яшькәчә кадәр балалар пособиесен арттыру, Русиянең башка илләр белән мөнәсәбәте проблемаларына кагылды.
Чыганак
#ВладимирПутин#Кремль
Читайте нас: