Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2019, 14:22

Республикада эссе һава торышы саклана

Алдагы өч көндә республикада эссе һава торышы саклана, дип белдерделәр Башгидрометүзәктә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, 24 июньдә төбәктә аязлы-болытлы булуы фаразлана. Урыны белән бераз кыска вакытлы яңгыр ява. Аерым районнарда яшен, көндез урыны белән боз-борчак.
25 июньдә Башкортстанда бераз кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Аерым районнарда яшен, боз-борчак.
Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын, көндез көчәючән.
Һава температурасы төнлә – 15-20 градус, республиканың төньягында 10 градускача җылы. Көндез – 20-25 градус, көньякта – 30га кадәр.
26 июньдә республикада урыны белән бераз кыска вакытлы яңгыр фаразлана.
Башинформ.
Читайте нас: