Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2019, 12:45

Дөньяны үзгәртүче биш процентка кемнәр керә?

Эшкуарлар турында беренче китап чыкты

Безнең халыкта эшкуарларга карата тискәрерәк мөнәсәбәт яши. Бу 80-90нчы елларда илдә барган сәясәт белән бәйле. Ул елларда үз көчен түгеп, гадел бизнес алып барган эшкуарлар булса да, алар сафының исемлек башында илне талап, үз кесәсен баетучылар тора иде. “Дөньяны үзгәртүче биш процент” китабын укып чыккач, күпләр үз уйларыннан кире кайтыр дигән өмет бар.
“Дөньяны үзгәртүче биш процент” җыентыгына эшкуарлар турында 80 очерк тупланган. Китапта Наталья Супряга, Людмила Кондрашова, Татьяна Круглова, Вера Пахомова, Марат Әминов, Лариса Кохова, Ринат Фәйзрахманов язмалары басылган.
Геройларның берничәсенең исемен атауга ук бу җыентыкның саллылыгын чамаларга мөмкин. Менә алар: Камил Әбляҗев — “Нарат-К” җәмгыяте Директорлар советы рәисе, Саратов өлкәсе губернаторы киңәшчесе, төбәкнең татар, башкорт милли-мәдәни мөхтәрият¬ләре иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның, Башкортстанның Саратов өлкәсендәге сәүдә вәкиле, татар дөньясында билгеле малтабар; “Пышка” товар билгесен оештыручы һәм хуҗасы Рәсимә Мусина; нефть магнаты, “ЛУК¬ойл” компаниясенең элекке вице-президенты, Федерация Советының Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе эшләре буенча комитеты әгъзасы Рәлиф Сафин...
— 80-90нчы елларда җәмгыятьнең социаль таралуы башланды һәм кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре барлыкка килде. Алар кемнәр? Рухи-әхлакый кыйммәтләргә нинди нигез салынган? Менә шушы сорауларга безнең китаптан җавап табып була.
Очерк геройларының күпчелеге — эшлекле, үзенчәлекле, хезмәт сөючән, мавыгучан кеше-ләр, алар, нигездә, кискен һәм радикаль реформаларга каршы. Аларның барысын бергә берләштергән бер көч бар — ул кече Ватанга мәхәб¬бәт. Бу кешеләр туган төякләренең үсешенә ике дә уйламыйча үз акчаларын сарыф итә. Бу геройлар китап укучыда яшәүгә өмет уята.
Фән раслаганча, кешеләрнең 3-5 проценты гына эшкуар булырга сәләтле. Шулар арасында Башкортстан киңлекләрендә үз эшенә нигез салган дистәләгән кеше бар.
Берәүләре, җылы офис яисә гадәти завод цехларын калдырып, бу юлны аңлы рәвештә сайласа, икенчеләре үзгәртеп кору чорында эшсез-ләр армиясенә эләгү сәбәпле шул юлдан китте.
Эшкуарлар, күпчелектә, “йомшак” кеше түгел, араларында “чәнечкеле” һәм авантюралылар бик күп. Алар еш кына хакимият өчен дә уңайсыз. Болар — мин әйткән биш процетка кергән кешеләр.
Эшкуарлар арасында язмыш җилләре нәтиҗәсендә яисә түрәләрнең берәрсе кушуы буенча бу юлны сайлаганнар да бар. Алар әлеге биш процентка керми, — ди “Дөньяны үзгәртүче биш процент” проектының авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фәйзрахманов.
Чынлап та, бу китапта урын алган очерк геройларының кайсы турында гына укысаң да, эшкуарларның булдыклылыгына, тәвәккәллегенә, өлгер, зирәк, тапкыр, инициативалы һәм уңган булуына сокланасың. Язмалардагы шәхесләр үз юлын үзе салган, армый-талмый хезмәт иткән, укыган, үз өстендә эшләгән, ялгышкан, абынган, яңадан көч туплап, алга атлаган. Үз эшеңне ачу һәм гөрләтеп эшләүнең читтән караганда гына җиңел тоелуына тагы бер тапкыр инанасың.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
“Кызыл таң”
Читайте нас: