Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2019, 12:53

Мәктәпне берүзе тәмамлаган...

Шуңа карамастан, ул “Соңгы кыңгырау”га ныклап әзерләнгән.

Иркутск өлкәсендәге Усть-Илим районының Ершов урта мәктәбен быел нибары бер укучы тәмамлаган. Шулай булуына карамастан, Татьяна Апаликова төшенкелеккә бирелми, “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә ныклап әзерләнә. Алдан ук бию әзерли һәм сыйныфны шарлар, плакатлар белән бизәп куя.
— 9нчы сыйныфтан соң сыйныфташларымның күпчелеге, документларын алып, төрле якка таралышып бетте. Без өчәү калган идек, тик 11нче сыйныфка алары да килмәде. Шулай итеп, ел буена парта артында үземә генә утырырга туры килде, — ди Таня.
Быел мәктәптә 10нчы сыйныф укучылары да юк. Биредә укытучылар да җитми, мәсәлән, физика укытучысы, 120 чакрым араны үтеп, атнасына ике тапкыр мәктәпкә килә.
Татьянаның “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әти-әнисе һәм элекке сыйныфташлары да килгән. Кыз киләчәктә психолог һөнәрен сайларга карар иткән.
“Кызыл таң”.
Читайте нас: