Бу турыда БРның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк хәбәр итүенчә, 1 июльдән республикада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларны индексацияләү 2% дәрәҗәсендә булачак . Мәсәлән, җылылык өчен – 1,85 процент, электр энергиясенең бер ставкалы тарифы – 3,6 процентка, газ 1,4% артачак.