Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2019, 14:35

Җиңүчеләргә эш тәкъдим ителәчәк

Бер атна эчендә "Башкортстан лидерлары" конкурсына 3500 кеше теркәлгән.

Бу хакта республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белдерде.
Анкета бирүчеләрнең күпчелеге - 97 проценты - Башкортстан кешеләре, 85 проценты - ир-егетләр. Бу Гомумрусия тенденцияләренә туры килә. Александр Сидякин хатын-кызларны конкурста активрак катнашырга чакырды.
17 июньдә республикада "Башкортстан лидерлары" проектына старт бирелде. Проект ике өлештән тора. " Идарә итү командасы 2020-25" идарәче тәҗрибәсе булган 25-45 яшьлекләр өчен кулай. Бу конкурс 5 сентябрьгә кадәр барачак. Проект сайтында 11 июльгә кадәр теркәлергә мөмкин. Бүгенге көнгә анда 2200 заявка бирелгән.
Конкурсның икенче өлеше - "Башкортстан Республикасының яшь лидерлары" - 18-35 яшьлек яшь әйдаманнарны табарга тиеш. Бу конкурс 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әлегә 1300 кеше катнашырга теләк белдергән.
- Конкурс берничә этапта үтәчәк. Ул мөмкин кадәр ачык булырга тиеш. Финал өлеше, гомумән, туры эфирда үтәчәк. Иң мөһиме - җиңүче булып танылган 100 кеше идарә итү вазыйфасына тәкъдимнәр алырга тиеш, - диде Александр Сидякин.
Кызыл таң.
Башинформ фотосы.
Читайте нас: