Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2019, 14:39

Вәсил Шәйхразиев Башкортстанга килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев бүген Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылына эшлекле сәфәр кыла.

Ул Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин һәм төзелеш оешмалары вәкилләре белән Фатих Кәрим музеендагы төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.
Ремонт эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып китте.
Каһарман шагыйрьнең музеен төзекләндерүне агымдагы елның август ахырында тәмамларга планлаштыралар. Төзүчеләр эшне вакытында башкарып чыгарга вәгъдә итә.
Шулай ук Вәсил Шәйхразиев татар халкының асыл улы, күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстаннан чыккан беренче дипломат Кәрим Хәкимовның музее белән танышты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Кызыл таң
Фото татар конгрессы сайтыннан
Читайте нас: