Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 13:43

Башкортстаннан Илдар Ишкәев җир сөрү буенча Русия чемпионаты финалына чыкты

Башкортстан механизаторы Илдар Ишкәев җир сөрү буенча VIII Ачык Русия чемпионаты финалына чыкты

“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мордовиядәге ярышта Мәләвез районыннан Илдар Ишкәев, Стәрлетамак районыннан Римир Гыйззәтуллин, Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжын тәмамлаган Дарья Тураева катнаша.
Бөтенрусия чемпионатының сайлап алу ярышлары барышында хөкемдарлар буразнаның тигезлеген, сөрү тизлеген һәм тирәнлеген бәһалады.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, Мәләвез районыннан Илдар Ишкәев, 75 балл туплап, чемпионатның финалына чыкты, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Татарстан, Мордовия, Ленинград, Тверь, Иваново, Пенза, Орел, Волгоград өлкәләре һәм Ставрополь крае механизаторлары да финалга үтте.
Илнең иң оста механизаторлары ҡатнашҡан VIII Ачык Русия чемпионатының финал ярышлары 28-29 июньдә Горяновка авылы янында уза.
Бүген механизатолар «Трактор-шоуда да катнаша.
Башинформ
Читайте нас: