Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 11:59

Эссе көннәр кире кайта

Ял көннәрендә республикада 34 градуска кадәр җылытачак.

Башгидрометүзәк синоптиклары хәбәр итүенчә, ял көннәрендә республикада һава температурасының 26-31, ә республиканың көньяк районнарында 34 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Төнлә 15-20 градус җылылык булачак.
Синоптиклар белдерүенчә, 29 июньдә республикада кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда көчле җил көтелә, урыны белән боз-борчак явачак. Һава температурасы көндез 24-29, көньяк районнарда 34 градуска җитәчәк.
30 июньдә кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгыр, боз-борчак явуы ихтимал. Төнлә 15-20, көндез, шулай ук, республиканың көньяк районнарында эссе һава көтелә.
Читайте нас: