Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2019, 11:56

Республикада 100 баллылар саны артты

БДИда информатика һәм биология буенча нәтиҗәләр билгеле.

Республикада БДИда 100 балл алучылар саны артты. Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 2 848 кеше тапшырса, аларның 12се сынауны 100 баллга үтәгән.
Бу фән буенча иң югары нәтиҗә күрсәтүчеләрнең 9ы — Уфадан, алар - башкаланың 58нче, 83нче, 153нче лицей, 16нчы гимназия укучылары. Икесе — Стәрлетамакның 1нче лицее һәм 5нче гимназиясеннән, бер укучы Яңавыл гимназиясеннән. Узган елда тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы әлеге фәнне югары баллга тапшырган иде.
Быел биология буенча БДИны 3 670 укучы тапшырса, шуларның дүртесе бу фәннән 100 балл җыйды. Болар — Мәләвез шәһәренең 6нчы лицее, Стәрлебаш районының 2нче, Стәрлетамакның 32нче мәктәпләре һәм 3нче лицей-интернат укучылары.
Бүген республикада БДИ нәтиҗәләре буенча 100 баллга язылган 108 эш бар.
Кызыл таң.
Читайте нас: