Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2019, 11:44

Уфада күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшмәкәре Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды

28 июньдә Уфада күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшмәкәре Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды.

Шагыйрьгә һәйкәл кую Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына арналган чаралар программасы чикләрендә планлаштырылган иде. Шуңа күрә аны ачу тантанасын V Бөтендөнья башкортлары корылтаена туры китерергә хәл ителде.
Бронзадан коелган алты метрлык Бабич сыны Зәки Вәлиди урамында, Телеүзәк алдында тора. Аны кую урыны очраклы сайланмаган, шагыйрь үзенең көрәштәше Зәки Вәлиди урамында уфалыларны һәм башкала кунакларын “каршы алып” торыр.
«Башинформ»
Читайте нас: