Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2019, 12:01

Июль

Менә, сөбханалла, җәй фасылының нәкъ уртасына аяк бастык. Кояш нурларына коендык, җылы яңгырларга манчылдык, аллы-гөлле чәчәкләргә сарылдык.

“Июль” атамасы без¬нең эрага кадәр 45 елда борынгы Рим полководецы Юлий Цезарь исемен¬нән алынган. Борынгы Рим календаренда бу ай 1700 елга кадәр елның бишенче ае булып йөргән.
Борынгы төрки җәдвәл-календарь буенча июль¬нең 21енә кадәр “Сәрәтан” (“Кысла”) ае бара, ә 22се көнне Кояш “Әсәд” (“Арслан”) йолдызлыгына килеп ирешә. Июль аен борынгы Русиядә, юкә чәчәк атуына бәйләп, “липец” дип йөрткәннәр. Фенологлар әйтүенчә, юкә чәчәк аткан мизгел җәй түбәсен аңлата. Татар халкы аны “челлә ае” дип атап йөрткән.
Элегрәк халкыбыз шифалы үләннәрне “им уты” дип зурлаган. Шундый төрле дару үләннәре июль аенда гөрләп үсә. Күк һәм сары мәтрүшкә, акчәчәк (ромашка), үрмә рәйхан кебек дару үләннәрен нәкъ шушы айда, чәчәк аткан мәлләрдә, җыеп калалар.
Җәйге челлә – хезмәт челләсе. Җиләк-җимеш җыю мәле. Печән өсте, урак... Җәй уртасы – кот, бәрәкәт өстәү чоры. Ходай яраткан күркәмлек һәм муллыкка сокланып-кинәнеп, куанып-сөенеп, сөеп-сөелеп, офыктагы нәҗәгайлар кебек янып-балкып, минутлап санарлык, соңыннан сагынып сөйләрлек шушы вакытның кадеркәйләрен белеп калыйк!
Кызыл таң
Читайте нас: