Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2019, 14:36

Бал өстәлдә генә тәмле

Июнь ахыры – июль башы – бал кортларының күч аеру һәм бал җыю вакыты, шуңа күрә район умартачылары өчен кызу чор.

Бәләбәй муниципаль районының мәгълүмат-координация үзәге һәм авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, район территориясендә 6551 умарта корты семьялыгы бар, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 135, крестьян (фермер) хуҗалыкларында – 1598,шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 4340 умарта. 2018 елда район буенча 238 тоннадан артык бал җыелган. Быел умартачылар тулаем бал җыю күләмен арттырырга ниятлиләр, һәм моның өчен бар мөмкинлекләр бар.
Югары класслы шифалы продукция җитештерүдә “Слак” җәмгыяте әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Бу районда умарталык сакланып калган бердәнбер авыл хуҗалыгы предприятиесе. Ел саен хуҗалыкта 1,5 тоннага якын бал җитештерелә. Алмаз Мөхәмәтшин, Владимир Яковлев, Павел Поляков, Александр Лапин, Рамил Закиров, Назыйф Зәйнуллин, Борис Саврин, Вальмир Салихов, Александр Шипицыннарның крестьян-фермер хуҗалыклары да слакбашлылардан калышмый, аларда барлык фермер хуҗалыклары җитештергән балның 90 процентын алалар.
Быел Алмаз Мөхәмәтшин бал корты инәләрен җитештерү технологиясен үзләштергән, бу умартачылыкта өстәмә керем дигән сүз.
2017 елда коммерциягә карамаган “Бәләбәй шәһәре һәм районы умартачылары җәмгыяте” , 2019 елда – Бәләбәй районы умартачылары ширкәте булдырылган, алар белән умартачы Ринат Карлыханов җитәкчелек итә. Ул “Мин – умартачы!” курсының биш семинарын оештырган, анда районның алдынгы умартачылары һәм Бәләбәй координация үзәге вәкилләре, шулай ук республиканың күрше районнарыннан умартачылар катнашкан.
Бал өстәлдә генә тәмле ул, аны алыр өчен умартачылар зур тырышлык сала.
Римма Солтанова.
Фото интернеттан.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: