Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2019, 14:43

Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә

Бәйрәм Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында була.

6 июльдә Башкортстанның Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сабантуй Иглин районы хакимияте булышлыгы белән үтә.
Программада — ат чабышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, балалар сабантуе, авиашоу. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Сабантуйның мәдәни программасында Башкортстан һәм Татарстанның сәхнә осталары катнаша.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Владимир Васильев/архив
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: