Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2019, 14:28

Руль артында – чибәр кызлар

Үзәк Мәдәният сарае каршында икенче мәртәбә хатын-кызлар арасында автосталык конкурсы узды.

50гә якын хатын-кыз конкурста катнашырга теләк белдерде. Сайлап алу турында штрафларның булу-булмавы,кагыйдә бозулар исәпкә алынды.
Сигез кеше юл хрәкәте кагыйдәләрен яхшы үзләштерүләренә, машинаны оста йөртә белүләренә инандырып, сайлау үтте. Ольга Яковлева (укытучы-логопед), Екатерина Терентьева (яшь әни), Татьяна Иванова (психолог), Татьяна Федорова ( хуҗабикә), Инна Фәхриева (яшь әни), Татьяна Кузьмина ( бухгалтер), Татьяна Таухетдинова (медицина дезинфекторы) һәм Оксана Ярославлева ( эшкуар) Бәләбәйнең иң яхшы автоледисы исеменә көрәштә катнашты.
Башта конкурста катнашучылар үз куллары белән бизәгән машиналарын күрсәтте. Аннары визит карточкасы, аш-су осталыгы һ.б бәйгеләр уздырылды. Таләпчән жюри җиңүчеләрне билгеләде: беренче урында – Ольга Яковлева, икенче – Оксана Ярославлева, ә өченче урынны Татьяна Кузьмина яуладылар. Финалга чыгучыларның барсына да истәлекле бүләкләр тапшырылды, шулай ук алар сертификат һәм дипломнарга лаек булды.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: