Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2019, 15:12

Вәт хәлләр!

Көнгә чыксаң, бер яман хәл ишетмичә калмыйсың.

Башкортстанда икътисадый җинаятьләр белән көрәш буенча бүлек бик күп акча урлау фактын ачыклаган.
Приют поселогында яшәүче хатын, банк бүлекчәсе хезмәткәре, документларны үзгәртеп һәм хезмәт урыныннан файдаланып, ике клиентның акчасын үзләштергән. Урланган акча 1,8 миллион сум тәшкил итә.
Җинаять эше кузгатылган. Хатынга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: