Барлык яңалыклар
Новости
5 июль 2019, 11:51

Агромаркет төзеләчәк

Бәләбәйнең элекке Яшел базар биләмәсендә ике катлы Агромаркет сәүдә комплексы салыначак.

Беренче катта азык-төлек һәм башка товарлардан сәүдә рәтләре барлыкка киләчәк. Комплексның икече катында исә кафе ачу фаразлана, дип хәбәр иттеләр муниципаль район хакимиятендә.
Элекке базарны 8 июльгә кадәр сүтеп бетәргә ниятлиләр. Бу объект инвесторларда зур кызыксыну уяткан.
Муниципаль район хакимияте төзүчеләр белән бергә булачак бинаның эскизын сайлый.
Читайте нас: