Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2019, 16:45

Печәне дә кирәк, сенажы да

Фермер хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләүнең икенче этабы бара: печән җыю белән бергә сенаж да хәзерли башладылар. Быел һава торышы игенчеләр ягында түгел, шуңа аграрийлар һәр эш көнен тулысы белән файдаланырга тырыша.

Константин Иванов исемендәге кооепративта (рәис Максим Моторин) кәҗә үләне (110га) һәм эспарцет (110га) җыюда сигез берәмлек техника һәм югары квалификацияле сигез авыл хуҗалыгы эшчесе эшли: теземнәрне җыюда – Константин Иванов һәм Дмитрий Шишкин, ташуда – Александр Михайлов, Алик Лукьянов, Владимир Сучков һәм Владимир Иванов, тыгызлауда – Әбделхәй Исламгулов белән механитзатор Алексй Жилкин.
5 июльгә авыл хуҗалыгы производство кооперативында 210 тонналап печән һәм 700 тонна сенаж хәзерләнгән.
– Һава шартлары бик шатландырмаса да, план һичшиксез үтәләчәк, – ди Максим Валерьевич.
Район буенча гомумән алганда бүгенгә 3900 гек ар күпьеллык үләннәр чабылган (бу кирәкле күләмнең 39 проценты (1700 га кәҗә үләне, 100 га люцерна һәм 1200 га башка культуралар). Планлаштырылган 20000 тоннадан – 2300 тонна печән һәм 23000 тән 2700 тонна сенаж тупланган.
Хуҗалыклар кыш алачак сөтнең сыйфаты һәм күләме мал азыгын туплауны никадәр уңышлы тәмамлауга бәйле.
Илья Букарев.
Автор фотосы. Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: