Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2019, 16:52

“Сабан патшабикәсе” – безнең якташыбыз!

Мордовиядә Горяйновка авылы янында җир сөрү буенча Русиянең VIII Ачык чемпионаты узды. Ярышта барлыгы илнең 45 төбәгеннән 58 җир сөрүче катнашты.

Башкортстан командасын Дарья Тураева (Бәләбәй районы), Илдар Ишкәев (Мәләвез районы), Римир Гыйззәтуллин (Стәрлетамак районы) тәкъдим иттеләр.
Беренчелектә җиңүче Сергей Захаров (Пенза өлкәсе) төп призны һәм Русияне халыкара ярышларда күрсәтү мөмкинлеген яулады.
“Сабан патшабикәсе” махсус номинациясендә призны бердәнбер хатын-кыз, безнең якташыбыз Дарья Тураева, Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумының элекке студенткасы, алды.
Илья Букарев әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: