Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2019, 12:07

Радий Хәбиров – Башкортстан Башлыгына кандидат

Кичә, ягъни 8 июльдә, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп теркәгән һәм бу турыда таныклык тапшырган.

Комисся утырышыннан соң Радий Хәбиров сайлау алды кампаниясенә кагылышлы тәэсоратлары белән уртаклашкан һәм дебатларда катнашмаячагын белдергән.
“Халык минем хакта өч минутта барсын да белеп бетәмени ? Үзем турында бернәрсә дә сөйләргә кирәкми – ачыктан-ачык эшлим һәм халыкның шушы нәтиҗәләрдән чыгып сайлау мөмкинлеге бар”, – дигән Радий Фәрит улы журналистларга.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: