Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2019, 12:27

Әр-рәхимгә яңа сулыш

Уфаның Салават Юлаев проспектындагы “Әр-рәхим” мәчете төзелеше дәвам итәчәк.

Башкортстан властьләре хәбәр итүенчә, төзелешне тәмамларга спонсор табылган. Бер оешма 100 млн акча күчерергә вәгъдә биргән.
Билгеле булуынча, иман йортын төзү 2016 елда БР Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте белән “Урал” мәрхәмәтлек фонды арасында бәхәс тууы аркасында туктап калган иде. “Алтын курай” подрядчы оешма булды.Төзелешкә 1 млрд сум акча салынды. “Әр-Рәхим” Русиядәге иң зур мәчетләрнең берсе булачак.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: