Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2019, 19:06

“Сеңелкәш” нәфис фильмы – иң-иңнәр арасында

Мостай Кәримнең без яратып укыган "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңелкәш" нәфис фильмы халыкара фестивальдә җиңү яулаган, ул әдипнең 100 еллыгына багышланган.

Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңелкәш" нәфис фильмы Кырымда узган “Артекның ал җилкәннәре” Халыкара балалар кинофестивалендә “Иң мәрхәмәтле фильм” номинациясендә җиңгән.
Төп рольне башкаручы кыз, Мәскәү шәһәреннән 9 яшьлек актриса Марта Тимофеева “Иң яхшы актриса кыз” номинациясендә җиңү яулаган.
Бу фильмны Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе төшергән. Фильмның режиссеры – Россиянең халык артисты Александр Галибин.
Кинотасма Санкт-Петербургта “Виват, кино Росиии!” фестивалендә, шулай башка фестивальләрдә күрсәтелгән.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: