Барлык яңалыклар
Новости
11 июль 2019, 13:11

Җиләк җыеп калыйк!

Соңгы елларда, халык күпләп печән әзерләми башлагач, урман җиләге харап шәп була, еракка бармыйча аны хәтта ындыр артыннан гына җыючылар бар.

Уңган-булганнар как, кайнатма ясау белән чикләнми, чиләк-чиләк сатып, акча да эшли. Авыл җирендә җиләк җыю кәсебе һич тә ишле гаиләләрнең “эчен тишми”.
Белмәссең, әллә шуңа Авыл хуҗалыгы министрлыгы урманда үскән җиләк-җимеш, гөмбә һәм чикләвекләрне үз контроленә алмакчы.
Җиләккә йөргән, табигать байлыгыннан файдаланган кешеләр чиновникларга тынгылык бирми башлаган, күрәсең. Каен суы, дару үләннәре дә аларның контроленә алыначак.
Алар бу эшне ничек оештырыр – әлегә билгесез. Урманга кергән өчен дә акча түли башларбыз микән?..
Җәмәгать, җиләк җыеп калыйк!
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: