Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2019, 11:43

Мәтәүбашта да бар

Күп шәһәрләрдә, шул исәптән Бәләбәйдә дә, аны яратуны белдергән артобъектлар бар. Күпләр, аеруча яшьләр, балалар аның фонында фотога төшәргә ярата.

Ә менә авыл җирендә андый корылманы моңа кадәр очраткан юк иде.
Мәтәүбаш авылының 300 еллык юбилеена эшкуар Марат Зәйруллин үз акчасына үзенчәлекле бүләк – нәкъ шундый, мотлак йөрәк рәсеме белән, авылны яратуны белдергән артобъект эшләтте. Ул сабантуйда игътибар үзәгендә булды: ерактан кунакка кайткан авылдашлар аның фонында истәлеккә фотога төштеләр һәм хәзер “Классташлар”га куялар.
Бүгенге көндә “Ярату билгесе”, бар кешенең игътибарын җәлеп итеп, авылның Мәктәп урамында тора.
Авылда булсагыз, аның фонында фотога төшми калмагыз!
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: