Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2019, 11:49

“Великолепный век” сериалы актерын чакырганнар

24-27 августта Уфада IV Халыкара кино фестивале узачак.

“Көмеш Акбүзат” IV Халыкара милли, этник һәм мотивацион кино фестиваленә махсус чакырылган кунак – бик күпләр яратып караган “Великолепный век” сериалында солтан гаремында төп сакчы Сөмбел-ага ролен уйнаган Ирак актеры Сәлим Байрактар.
Чарага Россия актерлары Данил Спиваковсий, Сергей Никоненко, Сергей Шәкүров киләчәк.
Мондый фестиваль ике ел уздырылмаган булган. Шуңа да ул кино сәнгатен яратучылар өчен зур бәйрәм булыр дип көтелә.
Россиянең 10 субъектыннан һәм 10 илдән 48 фильм тәкъдим ителәчәк.
“Көмеш Акбүзат” фестивален ачу тантанасы 24 августта “Башкортстан” Дәүләт концерт залында узачак. Анда Булат Йосыповның “Беренче республика” кинотасмасы күрсәтеләчәк. Фильмнар дүрт көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр барачак. Аларны теләгән һәркем бушка карый алачак.
“Татар-информ” буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: