Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2019, 13:41

Юл хәвефсезлеге буенча киңәшмә узды

Республика Йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең автотомобиль юлларында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә уздырды.

– Юл һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүчеләр һәм һәлак булганнар, юл вакыйгалары саны бездә беренче ярты елда кими төште, әмма без яхшырак нәтиҗә көтәбез, – диде Радий Хәбиров. – Исегезгә төшерәм, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча без 2024 елга юлларда үлү очракларын 3,5 мәртәбәгә азайтырга тиешбез. Республика буенча гомумән алганда беренче ярты елда, 2018 елга караганда, барлыгы үлүчеләр1568гә азрак.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турында докладлар белән Эчке эшләр министрлыгының БР буенча ЮХХДИ идарәлеге начальнигы Ленар Гыйлметдинов һәм БР Дәүләт транспорт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов чыгыш ясадылар.
Төбәк җитәкчесе юлда аварияләр саны үсешенә юл куймас өчен кагыйдәләрне бозучыларга карата хокукый эшне көчәйтергә, юлларда кагыйдә бозучылар буенча суд практикасын анализларга, инспекторларның рейдлар һәм тикшерүләрен арттырырга, башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.
Ведомстовара киңәшмәдә шулай ук өстәмә юл билгеләре куярга һ.б. чаралар күрергә кушылды.
Марина Прохорова әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
#Башкортостан#нацпроекты#безопасныедороги
Читайте нас: