Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2019, 18:20

Августта ял көннәре күбрәк булачак

Корбан бәйрәме хөрмәтенә августта Башкортстан халкын өстәмә ял көне көтә.

.
Быел Корбан бәйрәме якшәмбе көнгә - 11 августка туры килә. Өстәмә ял көне дүшәмбе - 12 августка күчерелә, димәк, 10, 11 һәм 12 август ял һәм бәйрәм көннәре булачак.
Шулай итеп, «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Башкортстан халкы 121 көн ял итә.
Корбан бәйрәменнән соң 11 октябрь – Республика көне килә, ул җомгага туры килә. Августтагы шикелле, Башкортстан халкы өч көн рәттән: 11, 12 һәм 13 октябрьдә ял итәчәк.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: