Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2019, 18:24

Сәламәт яшәүгә ни җитә!

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау сыйфатлы хезмәт күрсәткечләренә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе кыйммәтенә турыдан-туры йогынты ясый.

2019 елның 15 июленнән август ахырына кадәр дәвам итәчәк “Айнык авыл” республика конкурсының беренче этабы башланды. Икенче этапта, ул 1 сентябрьдән дәвам итәчәк, муниципаль районнарның җиңүчеләре катнаша. Төп нәтиҗәләр 30 ноябрьгә ясалачак.
Республика конкурсы Башкортстанның муниципаль районнары авыл биләмәләре арасында уздырыла. Чараның төп максаты – алкогольле продукция белән мавыгуны искәртү системасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкны авыл тормышында катнашуга җәлеп итү.
Конкурста җиңүчеләр Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломнары һәм акчалата бүләк алачак: беренче урын өчен – 500 мең сум, икенче – 250 мең сум һәм өченче – 150 мең сум.
Акча авыл биләмәсен ү стерүгә тотынылачак.
Илья Букарев.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: