Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2019, 13:01

Башкортстан юлларында – яңа автобуслар

Республиканың төп пассажирлар йөртүче “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенә шәһәрара кешеләр йөртү өчен 20 яңа автобус кайтарылды.

Автобуслар Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский,Туймазы, Бөре, Яңавыл, Белорет, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Баймак һәм Сибайдан Уфага маршрутлары буенча йөриячәк. Шулай ук Башкортстаннан Татарстанга, Оренбург өлкәсенә һәм Пермь краена халыкны йөртәчәк. Алар барлыгы 300 торак пунктын хезмәтләндерәчәк.
Тиздән предпритиянегә тагын 6”НефАЗ” автобусы китерәләчәк. 1 ноябрьгә кадәр “Башавтотранс” барлыгы 74 автобуска ия булачак. Уртача һәм бәләкәй автобуслар сатып алырга да ниятләнә.
“НефАЗ”ларның ачкычларын водительләргә республика җитәкчесе Радий Хәбиров тапшырды.
Читайте нас в