Барлык яңалыклар
Новости
18 июль 2019, 12:27

Башкортстанда эшсезлек буенча пособие артты

Аның күләме июньдә 7 005 сум, ягъни эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 69,5 процентын тәшкил итте.Быел май аенда республика эшсезләре уртача 6 428 сум пособие алган.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтехәбәр итүенчә, июньдә төбәктә эшсезлек буенча минималь күләмдә пособие алучылар 22,8% тәшкил иткән, максималь – 41,1%. Министрлыкның соңгы мәгълүматларына караганда, эшсезләр саны, Оештыру стандартларына ярашлы, 89 мең кеше тәшкил итә. Аларның 21 меңнән күбрәге – рәсми теркәлгән эшсезләр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: