Барлык яңалыклар
Новости
18 июль 2019, 12:32

Уйнап 6 миллион сумнан артык акча откан!

Уфада яшәүче берәү «Гослото» уйнап, миллионерга әйләнгән.

Бәхетле билетны ул сайтта сатып алган булган һәм... 6 486 825 сум акча откан.
Соңгы вакытта уфалыларга бәхет еш елмая икән. Июньдә берәү бер миллион сум откан булган. Мартта бер бәхетлесе 4 миллион откан, ә февральдә төрле уеннарда уйнатылган өч билет сатып алган Уфа кешесе 17,6 миллион сумга баеган.
Тагын берсе, 120 сумга билет алып, 2,6 миллионга ия булган.
Фото: Башинформ
Читайте нас: