Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2019, 13:19

Моношәһәрләр үсеше: яңа юллар эзләү

Тальятти шәһәренең “Жигулевск үзәне” технопаркында Бөтенрусия форумы – Русиян моношәһәрләрен үстерү буенча киңәшмә узды.

Анда РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, аның урынбасары Вадим Живулин, “ВЭБ. РФ” дәүләт үсеш корпорациясе рәисе урынбасары, “Моношәһәрләр үсеше фонды” җәмгыятенең генераль директоры Ирина Макиева, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Русия моношәһәрләре башлыклары һәм властьнең икътисадый үсеш мәсьәләләренә җаваплы булган төбәк органнары җитәкчеләре катнашты.
“Бәләбәй” моношәһәреннән форумга Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев җитәкчелегендәге делегация барды.
Киңәшмә барышында монопрофильле икътисадлы территорияләрнең үсеш мөмкинлеләре, “Моношәһәрләр үсеше” яңа дәүләт программасы үзенчәлекләре, моношәһәрләргә ярдәм итүне законнарга ярашлы көйләү, моношәһәрләрдә “Бәләкәй һәм урта эшкуарлык” милли проектын тормышка ашыру җәһәтеннән фикер алышынды.
– Монопрофильле икътисадлы территорияләргә ярдәм буенча фикер алышуны барлык моношәһәрләр башлыклары һәм командалары белән ачык сөйләшү рәвешендә уздыру идеясе кызыклы һәм файдалы, дип билгелим, – диде мунициципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, форумнан алган тәэсоратлары белән бүлешеп. – Безнең өчен, муниципалитетлар вәкилләре өчен, бу иң кискен мәсьәләләрне федераль кимәлдә карарга уникаль мөмкинлек булды. Безнең бурыч – моношәһәрләргә, аларның резидентларына күрсәтелгән ярдәм чараларыннан мөмкин кадәр тулырак файдалану.
Бүгенгә “Бәләбәй” моношәһәрендә сигез резидент теркәлгән, әле эшләүче резидент 168 эш урыны булдырды. 130 млн сум инвестицияләр үзләштерде. Яңа резидентлар җәлеп итү һәм моношәһәрдә яңа производстволар ачу буенча эш дәвам итә.
Римма Солтанова.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: