Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2019, 17:44

Өзелә гомерләр...

Игътибар, реакция тизлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дә юлларда иминлекне тәэмин итүнең төп шартлары булмый. Кайчак очраклык хәлиткеч роль уйный.

2019 елның 21 июлендә Бәләбәй-Иске Семенкино юлының сигезенче чакрымында ВАЗ 2112 автомашинасы белән Хенде Солярис маңгайга-маңгай бәрелешеп, юл фаҗигасе булган урында Русия җиңел машинасында 52 яшьлек водитель һәлак булды. Корея седанының пассажирлары – 6 яшьлек малай белән 4 яшьлек кыз карар өчен дәваханәгә озатылды, – дип хәбәр иттеләр БР буенча ЮХХДИ сайтында (www.rusdtp.ru).
Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
Илья Букарев әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: