Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2019, 15:50

Бәләбәйдә йомшак сырлар заводы төзеләчәк

Кичә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Бәләбәй сөт комбинатында йомшак сырлар җитештерү төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

Төбәк җитәкчесе белән бергә чарага Франциянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Сильви Берманн һәм Savencia компанияләре төркеменең генераль директоры Жан-Поль Торри килделәр. Шулай итеп, затлы сырлар җитештерүче алдынгы француз компанияләренең берсе белән республиканың хезмәттәшлегенә старт бирелде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
– Бүген республикада зур, шатлыклы вакыйга. Без дөньяның иң зур һәм абруйлы сыр компаниясенең йомшак сырлар җитештерү буенча яңа предприятиесе төзелешенә тәүге ташны салабыз. Җиребезгә, Башкортстанга безнең белән эшләүне хуп күргән, чын мәгънәсендә иң оста сыр ясаучылар килүе белән бик горурланабыз, – диде Радий Хәбиров. – Savencia компанияләре төркемен, төзелеш тәмамланганчы, без сезнең белән бергә булабыз, ярдәм итәчәкбез, дип ышандырам. Бәләбәй районы, республика өчен бу ике йөз өстәмә эш урыны, салымнар, яңа технологияләр, гомумән алганда, тормышыбызны социаль җәһәттән яхшырту. Республикабызда тагын шундый күп предприятиеләр төзербез, дип ышанам, шул исәптән Франция бизнесы катнрашлыгында. Хәерле сәгатьтә!
– Францияне 300 төрле сыр иле дип атыйлар, Savencia компаниясе үзе сыр чыгарган илләрдә аны куллану культурасына өйрәтә. Мин монда, Башкортстанда, моңарчы республикада чыгарылмаган яңа сырлар җитештерү производствосы туганда булуыма шатмын, – дип билгеләде Сильви Берманн. – Бу югары сөт продуктлары белән билгеле төбәк өчен табигый үсеш юлы.
– Без күптәннән Русиядә предприятие ачарга ниятләгән идек, Бәләбәйне сайлаганчы, илне аркылыга-буйга йөреп чыктык, – диде Җан-ПольТорри. – Без шәп сырлар чыгаручы соклангыч предприятие таптык. Иң мөһиме – монда үз эшен белгән һәм яраткан югары квалифкацияле пррофессионаллар командасы эшли.
9 мең тонна йомшак сырлар җитештерү куәтенә ия яңа завод 2020 елның көзендә эшли башлаячак. Проектка ике млрд сум инвестицияләр салына. Аны ике этапта тормышка ашыру күзаллана: 3 мең тонна – беренче һәм тагын 6 мең тонна икенче этапта. Производствода республика авыл хуҗалыгы эшчәннәре җитештергән югары сортлы сөт кенә кулланылачак.
Радий Хәбиров хөрмәтле кунаклар белән бергә Бәләбәй сөт комбинатының сырлар җитештерү цехында булды. Бәләбәй сырлары Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук якын чит илләргә озатыла. Предприятиенең генераль директоры Евгений Линкевич бүген комбинатта 750 кеше эшләвен, 23 төрле сыр җитештерелүен бәян итте. Ел саен предприятие респрублика бюджетына 500 млн сум салым түли.
Комбинатны карап йөргәндә төбәк җитәкчесе производствоның һәм хезмәтне оешыру дәрәҗәсенең югары культуралы булуын билгеләде, яңа заводны эшләтү предприятиегә арытаба да шушы юнәлештә камилләшү мөмкинлеге бирер дигән ышаныч белдерде.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: