Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2019, 16:58

Эчкән килеш кермә суга!

Кешеләрнең суда батып үлүенең төп сәбәпләре: җиһазландырылмаган урыннарда су керү, эчкән килеш су коену һәм балаларны караучысыз калдыру.

Быел җәй Бәләбәй шәһәрендә “Ватанны саклаучыларга” мемориалы янындагы буада 1965 елда туган урындагы яшәүченең мәете табылган.
Фаҗига алдыннан каза күрүче иптәшләре белән буа территориясендә спиртлы эчемлекләр эчкән, соңрак күздән югалган. Аның юкка чыгуына борчылган кешеләр каравыл хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Буа ярларын карау нәтиҗә бирмәгән.
Икенче көнне иртән коткаручылар суга баткан ир кеше мәетен тапканнар. Вакыйганың сәбәпләре тикшерелә.
Яңалык авторы Илья Букарев.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: