Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2019, 16:53

Күңелсез саннар

Хаталарны кабатлау кирәкме яки аларны ясамаска өйрәнергәме?

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл-транспорт вакыйгалары мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 июненнән 23 июленәчә 13 транспорт чарасына зыян килгән сигез юл вакыйгасы теркәлгән. Бу вакытта өч кеше һәлак булган, тугыз кеше җәрәхәтләр алган. Алты бала яраланган.
Тиешле структуралар ягыннан юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча нинди генә чаралар күрелмәсен, водительләрнең үз вазыйфаларын тиешенчә үтәү мәсьәләләре буенча пропаганда күпме генә алып барылмасын, юлларда бәхетсез хәлләр һаман кабатлана.
– Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барсын да юлларда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә, авария хәлләрендә ярдәмгә килергә чакырабыз, – диде Диләрә Шаяпова, пропаганда буенча инспектор полициянең өлкән лейтенанты.
Яңалык авторы:Илья Букарев.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: