Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2019, 16:26

“Басу көне-2019”да катнаштылар

Төбәктә алдагы урып-җыю стратегиясе карала, яңа сортлар, заманча техника, технологияләр белән таныша торган зона семинарлары башланды.

Башкортстан аграрийлары узган ике елда ук “Басу көне” уздыруның нәтиҗәлелеген бәяләде. Биш табигать-климат зонасының һәрберсенең авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю срогы һ.б.җәһәтеннән үз үзенчлекләре бар, дип хәбәр итә аграр ведомствоның матбугат хезмәте. Белгечләр фикеренчә, төбәкләргә бүленү чараның тагын да файдалырак итә.
24 июльдә Күгәрчен районының “Тавакан” җәмгыяте базасында узган төбәк семинарында Бәләбәй районы белгечләре дә: муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнаштылар.
Яңалык авторы: Римма Солтанова.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: