Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2019, 14:51

"Мәгариф" дәүләт проектына – 17,5 млрд сум

2024 елга кадәр Башкортстанга "Мәгариф" федераль милли проектын тормышка ашыруга бюджеттан 17,5 млрд сум бүленәчәк.

Бу хакта Башкортстанның мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде. Аның әйтүенә караганда, акча мәгарифнең сыйфатын яхшыртуга тотылачак – мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрү, яңадан әзерләү, матди-техник җиһазларны яңарту кебек эшләргә китәчәк.
Акчаның бер өлеше шулай ук яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә тотылачак, ди министр вазыйфаларын башкаручы. Эшли торган белем бирү оешмаларында ремонт ясарга да кирәк.
2021 елда республиканың Нефтекама шәһәрендә татар полилингваль интернат-мәктәп ачылачак. Аны 2013 елда ябылган интернат-мәктәп урынында ачарга җыеналар. Мәктәптә укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: