Барлык яңалыклар
Новости
26 июль 2019, 15:29

Каһарман юбилеена карата

Шәһәрнең тарих-туган якны өйрәнү музеенда 1нче, 8 нче урта мәктәпләрнең җәйге савыктыру үзәкләре балалары өчен “Ватанның данлыклы уллары” батырлык дәресләре узды.

Алар Советлар Союзы Герое Ферапонтов Владимир Петровичның тууына 110 ел тулуга багышланды.
Чара турында музей директоры Ольга Ивлева бәян итте.
– Балалар дәрес вакытында кемне батыр итеп атарга мөмкин, нәрсә ул батырлык сорауларына җаваплар эзләде, Бәләбәй районы һәм шәһәрендә туган унбер Советлар Союзы Каһарманы һәм дүрт Дан орденының тулы кавалеры турында белделәр. Батырлык дәресе барышында Владимир Петрович Ферапонтовның тормыш юлы белән таныштылар, шәһәр урамнарының берсе һәм Беренче урта мәктәп аның исеме белән аталуын искә төшерделәр.
Ватанны саклаучыларга мемориал комплексы турында да сөйләшү булды.
Дәрес азагында килгәннәр барысы бергә Бөек Ватан сугышында
һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Анна Лапина әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: