“Барсына да ошый... Ә сез укыдыгызмы?” һәм “Балачагым китаплары” экспозицияләре өлкәннәрне дә, үсмерләрне һәм балаларны да китапханә фондындагы нәфис әдәбият белән танышырга, әлбәттә, китапларны өйгә алып кайтырга чакыра. Моннан тыш “Китап беләмәннәре турниры”ның көлкеле һәм кызыклы сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителә.