Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2019, 11:04

Бал азрак булачак

Республикада быел бал кортларының күпләп үлүе сәбәпле, бал җитештерү 1,5 процентка азаячак дип фаразлана, әмма шифалы продукциягә кытлык булмаячак. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында шулай дип хәбәр ителә.

Бал кортларының үлүе Башкортстанның 10 районында теркәлгән, 2,74 мең бал корты семьясы һәлак булган. Быел төбәктә узган елларга караганда бал 70-90 тоннага азрак алыначак. Татлы продукция җитештерүнең кимүеннән зыян 32,4 млн сум тәшкил итәргә мөмкин. Республикада ел саен 6 мең тоннага якын бал җитештерелә.
Элегрәк , якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстанда һәлак булган кортлар саны гомуми санның 0,6 процентын тәшкил итә дип хәбәр ителгән иде. Әле һәлак булган бал кортларының үрнәкләре тикшерелә, якынча нәтиҗәләр аларда чирләр булмавын күрсәтә.
Быел әле кинәт эссе, әле салкынайтып җибәрүе аркасында бал суырту да соңгарак калды. Умартачылар шушы көннәрдә генә әлеге күңелле дә, шул ук вакытта мәшәкатьле дә эшне башлап торалар.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: