Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2019, 11:08

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Бәләбәй муниципаль районы хакимиятендә Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан киңәшмә узды.

Хакимият башлыгы урынбасары Наил Гомәров анда катнашучыларны 2018 елда һәм быелның беренче ярты елында муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәлҗәре белән таныштырды, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә казанышлар һәм бурычлар турында җентекләп бәян итте.
Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Бәләбәй муниципаль районының почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Екатерина Мирошниченко, Николай Богомолов “Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнделәр.
Елена Торгашова фотолары.
Яңалык авторы: Римма Солтанова.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: