Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2019, 17:06

Авыл укытучысы: өстенлек – һөнәрилеккә һәм яшьлеккә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар турында фәрманга кул куйды

Документка ярашлы, 2019 елның 1 июленнән һәрберсе 600 мең сум күләмендә ел саен 100 грант бирәләчәк. Акчалата түләүләр педагог һөнәренең абруен күтәрү һәм профессиональ эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә омтылуны дәртләндерү мөмкинлеге бирәчәк.
Грантлар алуга конкурста халкы 10 000 кешедән артмаган авыл җирендә урнашкан гомум белем бирү оешмаларында кимендә ике ел эшләүче, 35 яшькәчә укытучылар катнаша ала. Аларны муниципаль районнарның мәгариф идарәсе органнары һәм гомум белем бирү оешмалары тәкъдим итә. Конкурска документларны ел саен 1 августка кадәр тапшырырга кирәк.
Гөлнара Мурзина әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗәмәсе.
Читайте нас: