Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2019, 17:01

Бүген халыкара дуслык көне

Халык шагыйре Назар Нәҗми сүзләренә дуслык турында җырны бик күпләр белә булыр.

Анда:
Дуслык, дуслык, гомер биргән бүләк,
Гомерләрдән артык калсаң иде
дигән искиткеч тирән мәгънәле сүзләр бар. Бүген менә шул җырны көйләп, дусларыңа җылы сүзләр генә әйтә торган Халыкара дуслык көне.
Дуслык көненең максаты – кешеләр һәм төрле милләт вәкилләре арасында татулыкны ныгыту, мәдәни бәйләнешләрне көчәйтү.
Әйтергә кирәк, бу дата дөнья бәйрәмнәре календаренда иң яше. Дуслык көне 2011 елның апрелендә БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән. Резолюциядә билгеләнгәчә, датага төрле халыклар арасында дуслыкны ныгытуда мөһим роль уйнау “йөкләтелгән”.
Дуслык көненең бер бурычы – яшьләрдә, шул исәптән булачак лидерларда, төрле мәдәниятләргә карата ихтирам тәрбияләү.
Сабыйның тугыз айда ук дуслык төшенчәсен аңлый башлавын исбатлаган галимнәр. Иптәшләр арасында ДНК төзелешенең дә охшаш булуы ачыкланган. Дуслары белән кешеләр сөйкемлерәк күренә икән. Психологлар шулай ди. Ә социологлар исә эш урынында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга киңәш итә.
Дус булыйк, тату булыйк!
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: